Менделеевскида тагын 1 «Үлемсез полк» стенды куелды

2021 елның 7 мае, җомга

“Геройлар аллеясы” территориясендә район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында тантаналы рәвештә тагын бер “Үлемсез полк” стенды ачылды, хәзер алар - 12. Мәгълүмат җыю буенча зур эш туган якны өйрәнү музее коллективы тарафыннан алып барыла. Музей директоры Константин Макаров сүзләренчә, шәһәр халкы бу акциягә актив кушылды һәм үз туганнарын, сугыш геройларын сурәтләрен җибәрүләрен дәвам итә. Яңа стендта - 164 фотография. Барлыгы "Үлемсез полк" стендларында 2000нән артык фотография урнаштырылган. Чыганак: Менделеевск яңалыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International