Шуңа бәйле рәвештә республика халкына учак ягу, чүп-чар һәм коры үлән яндыру тыела.
- 2021 елның 26 апреленнән 16 маена кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда республика территориясендә учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта азык әзерләү, урман массивлары белән чиктәш торак пунктлар территорияләрендә 1 - 3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр куллану тыела, - дип хәбәр итте Менделеевск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Радик Мифтахов. Коры үлән һәм чүп-чар яндыруда гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.