«Шаян» Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүче булды

2021 елның 7 мае, җомга

Танцеваль коллектив беренче һәм өченче дәрәҗә лауреат булды.

Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты узды. «Шаян» ансамбленең өлкән төркеме «Буран» һәм «Туган тел» композицияләре белән беренче урынны, ә урта төркем «Удмуртский» биюе белән өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International