7 май көнне “Советлар Союзы Герое М.С.Фомин исемендәге 1 нче УББМ”дә Хәтер маршы узды. Мәктәптә марш алдыннан “Хәтер тукымасы” акциясе үткәрелде.
Мәктәп укучылары кызыл тукымада Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының фамилияләрен яздылар. Мәктәп каршындагы мәйданда 84 метр озынлыгында тукыма суздылар. Митингта катнашучылар бу куркыныч сугышта һәлак булганнарның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алдылар.