Карманково авылында һәйкәл ачылды

2021 елның 7 мае, җомга

Мәрмәр плитәдә сугыш кырларында һәлак булган 27 якташыбызның һәм җиңү белән кайткан 13 якташыбызның исемнәре язылган. Ватанны кечкенә авылдан якларга кырык кеше киткән, сугыш һәр гаиләгә кагылган.

Хәзер Карманково авылында ике тыл хезмәтчәне һәм бер сугыш чоры баласы яши.

Якташларга һәйкәл үзара салым акчасына куелган.

"Обелиск янында патриотик чаралар уздырылачак, территорияне тәртиптә авыл халкы күзәтеп торачак», — диде Иске Гришкино авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакова.

Карманковалыларны һәм кунакларны тарихи вакыйга белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева котлады.

Аннары һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International