Турай авылында сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл ачтылар

2021 елның 8 мае, шимбә

Җирлектә бер обелиск бар инде, анда фронтта һәлак булган һәм тыныч вакытта вафат булган ветераннарның исемнәре язылган.

Сугыш елларында Тураевадан 400 дән артык кеше Ватанны якларга киткән, бары 95 кеше генә кайткан. Яңа ансамбль георгий тасмасы белән бизәлгән өч мәрмәр плитәдән тора. Һәр плитәдә «Сугышта катнашучыларга», «Тыл хезмәтчәннәренә», «Сугыш балаларына» дигән сүзләр язылган. Ак тукыманы һәйкәлдән төшерү хокукы район башлыгы Валерий Чершинцевка, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокинага, җирлек башлыгы Әлфирә Рәхимовага бирелде. Алар авыл кешеләрен һәм кунакларны Җиңү көне белән котладылар, сәламәтлек, баш өстендә аяз күк йөзе теләде. Митинг чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International