Менделеевск районы хакимияте хезмәткәрләре район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән тыл хезмәтчәннәрен һәм тол хатыннарны алда торган Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Җитәкчеләр истәлекле бүләкләр һәм открыткалар тапшырдылар. Үз чиратында, тыл хезмәтчәннәре һәм тол хатыннарга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр. Әйтергә кирәк, шәһәрдә һәм районда 117 тыл хезмәтчәне һәм 30 тол хатын яши.