Парад Сергей Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданыннан башланды.
Җиңү парадында катнашучылар колонналары Сергей Гассар исемендәге мәдәният йорты мәйданында төзелде. Анда предприятие, оешма, учреждение вәкилләре, яшьләр, яшь армиячеләр, пенсионерлар, ветераннар катнашты. Барысы да бәйрәм атрибутикасы: флаглар, шарлар, чәчәкләр һәм, әлбәттә, яхшы кәеф белән булды.
Бәйрәмнең төп геройлары - парадка килгән Бөек Ватан сугышы ветераннары: Зәйнәк Әһлиев һәм Михаил Чаговский.
Сәхнәдән сугыш еллары җырлары яңгырады, иҗади коллективларда тәрбияләнүчеләр тарафыннан театр-сәнгать һәм бию композицияләре күрсәтелде.
Концерт программасыннан соң колонна мәдәният сараеннан Мәңгелек ут янына юнәлде. Зәйнәк Әһлиев һәм Михаил Чаговскийны сугыш чоры машиналарында алып киттеләр. Колоннаны тынлы оркестр озатып йөрде.
Район башлыгы чакырылган кунаклар белән бергә Геройлар Аллеясында Советлар Союзы Геройлары һәйкәлләренә чәчәкләр салды.
Аннары чара "Юность" мәдәният йорты янында дәвам итте.