Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясенә кушылды һәм Менделеевск районында яшәүчеләргә бүләк итеп район газеталарына язылу рәсмиләштерде.
Район газетасына бүләккә 35 менделеевлы язылды. Кунаклар алдында сугыш турында шигырьләр һәм җырлар белән Менделеевск мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.