Камай авыл китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара Акциясенә кушылды һәм «Элеккеге чор геройлары турында...» дигән кычкырып укулар үткәрде.
Чарада катнашучылар уздырылучы чараның аерым атмосферасын тоеп, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгы рухы белән сугарылсын өчен, чара обелискта үткәрелде. Акциянең кычкырып укуларын уздыру өчен В. Катаевның «Сын полка» дигән китабы алына. Бу китаптан өзекләрне укыганнан соң, балалар әсәр геройлары турында фикер алышалар һәм уртаклашалар. Укучылар безнең геройларның батырлыклары белән тагын бер кат горурлануларын һәм соклануларын билгеләп үттеләр. Сугыш турындагы әсәрләрне уку кайчак бик куркыныч, ләкин белү һәм хәтерләү өчен укырга кирәк!