6 нчы май көнне, Песәй мәдәният хезмәткәрләре мәктәп балалары белән бергә, авылыбызда гомер итүче тыл ветераны Габбасова Зөлхәтҗә апаның хәлен белергә бардык. Зур хөрмәткә лаек ветеранның янында без еш кунак булабыз. Аның капка төбендә яратып утыра торган урыны бар. Бу юлы да без аның белән нәкъ менә биредә әңгәмә кордык. Ачык йөзле, бик тә мөлаем апабыз үзенең сугыш елларындагы тормышын сөйләде, авыл яңалыклары белән кызыксынды. Без, алып килгән күчтәнәчләребезне тапшырып, аңа әле күп тапкыр матур язларны каршылавын теләдек.