Кешелек күңелендә бервакытта да тоныкланмый торган бәйрәмнәр бар. Шундый бәйрәмнәрнең берсе - Бөек Җиңү бәйрәме. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый, чөнки зур корбаннар таләп иткән дәһшәтле сугыш елларын онытырга хакыбыз юк. 8 нче май көнне Песәй авылы уртасындагы обелиск янына Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итәргә җыелдык. Бәйрәмдә Менделеев муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Х.Г. Хадиуллин, Песәй авылы җирлеге башлыгы В.И.Мөхәммәтгалиев та катнашты. Тыл ветераннарына сәламәтлек теләп, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан мәдәният йортында тыл ветераннары чәй табыны артында бәйрәм концерты карадылар.