Музейларда сакланган истәлек

2021 елның 18 мае, сишәмбе

18 нче май- музейлар көне. Шул уңайдан, Песәй мәдәният йортында урнашкан музей бүлмәсендә укытучы Гөлнара апалары белән килгән балалар өчен "Музейларда сакланган истәлек" дигән темага мәгълүмати сәгать уздырылды. Укучылар һәрбер экспонатны җентекләп карадылар. Бигрәк тә, "Сер саклаучы сандык", "Бишек җыры", "Мин -үзем" дигән рубликалар укучылар күңеленә хуш килде. Соңыннан блиц-сорау формасында музейлар турындагы белемнәре дә тикшерелде. Очрашу файдалы һәм күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International