23-нче майда Тойма авылында чишмә территориясендә өмә оештырылды. Чишмәләрне тәртиптә тоту - изге эш. Авыл халкы изге эштә бик теләп катнашты. Чишмә - яшәү чыганагы hәм ул табигатьнең кечкенә бер сере. Чишмәнең челтерәп аккан суы куңелгә тынычлык, яшәу дәрте өсти. Чишмәләрне саклау - безнең бурыч.