29нчы майда Татар Тәкәш авылында Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, вакытсыз безнең арабыздан киткән җырчы Хәния Фәрхигә багышлангаң "Истә калсын" исемле әдәби-музыкаль кичә булды. 30 нчы май көнне аңа 62 яшь тулган булыр иде. Кичәдә тамашачылар җырчының тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар. Татар Тәкәш, Псәй,Бәзәкә,Сәйтәк авылы узешчәннәре һәм Камай авылыннаң «Камай сандугачлары» ансамбле башкарган җырларга залда утыручылар да кушылып җырлап утырдылар. Чөнки Хәния Фәрхинең җырлары бар кешегә дә таныш, якын. Шулай үк экранда җырчының видеоязмаларын да карап уздык. Кичә бар халыкка ошады. Учакта пешкән ботканы авыз иткәндә дә аның җырларын җырладык. Кичәне оештыручылар һәм уздырырга ярдәм итүчеләр Культура идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.