1 нче июнь - балаларны яклау көне. Шул уңайдан, Песәй мәдәният йорты мәктәп, "Чулпан" балалар бакчасы, китапханә белән берлектә "Бәхетле балачак" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе оештырды. Әлеге чарада һәркем күңеленә хуш килердәй уеннарда катнаша алды. Бигрәк тә "Балык тоту", капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп уенчыклар кисү, аркан тартышу, йомырка кабып йөгерү, җеп урау кебек уеннар бик күңелле булды. Балаларның шат авазларын ишетү, бәхетле елмаюларын күрү - кичәнең күңелле узуына дәлил иде.