1-нче июньдә Тойма авылында балаларны яклау көненә карата «Һәрвакыт булсын кояш» дип аталган уен программасы узды. Балалар белән бергә кызыклы мавыктыргыч уеннар уйналды. Соңыннан балаларга табигать кочагында чәй өстәле әзерләнде. Балаларны яклау көне бик күңелле узды.