Россия көненә чаралар программасы

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

12 нче июньдә илнең төп дәүләт бәйрәме - Россия көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм алдыннан Менделеевск районында 11 нче июньдә Россия көненә багышланган чаралар узачак.

10:00 сәгатьтә Гассар Мәдәният сарае мәйданында «Россия триколоры " акциясе узачак.

17:30 сәгатьтә Менделеев мәйданында Россия көне уңаеннан "Бие Россия" бию флешмобы узачак

Ә 17:30 сәгатьтә Мәдәният сарае мәйданыннан традицион Велоузыш старт ала.

Көн дәвамында "Юность" мәдәният йортында атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Мальгинның "Туган ягым" дигән фото – күргәзмә, ә Үзәк китапханәдә "Гаҗәеп Россия" интерактив күргәзмә-викторинасы узачак.

Төрле чаралар, шул исәптән балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, спорт һәм яшьләр үзәкләрендә узачак. Район авыл җирлекләре халкы өчен дә кызыклы программа әзерләнгән.

Барлык Менделеевск халкын һәм кунакларын Россия көнен бәйрәм итүгә кушылырга һәм чараларда катнашырга чакырабыз!

Бәйрәм схемасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International