Песәй авылында Сабантуйга бүләк җыю бик күңелле булды. Татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, кыңгыраулы ат җигелде, матур милли киемнәр кигән яшьләр, мәдәният тормышында актив катнашучы авылдашларыбыз бердәм булып,әлеге матур йолага җыелды. Авыл буйлап, татар халкы ярата торган җырлап җырлап узу, үзе бәйрәм рухы өстәде. Һәр йорт каршында дәртле биюләр, уен-көлке белән үрелеп барган әлеге чара озакка сузылса да, ару сизелмәде, киресенчә, кәеф күтәренкелеге Сабантуйның никадәр күркәм бәйрәм икәнлеген тагын бер раслады.