Татар Тәкәше авылында Сабантуй

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Сабантуй - Татар халкының сагынып көтеп алынган борынгы һәм халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. 
Узган ел Сабантуй бәйрәме булмагангамы, быел бигрәк зарыктырган.
Сабантуен авылыбызның аксакалларыннан Ирек хазрат белан Фаот абый үзенең хәер – фатихасы белән ачып җибәрделэр.
Авыл җирлеге башлыгы Ильмир Ильгиз  улы Кашафутдинов  барлык авылдашларны, сабантуйга кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады.
Күңелле, җырлы-биюле, ярыш төрләренә бай Сабантуй бәйрәме бер мизгелдә үтте дә китте. Бер сүз белән әйткәндә, Татар Тәкәш  халкы, кайткан кунаклар бу көнне рәхәтләнеп ял итте. 
Бу бәйрәмне оештыручыларга, акчалата ярдәм күрсәткән һәм бүләк бирүче һәрбер авылдашларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бәйрәм һичшиксез һәркемнең күңел хатирәсендә онытылмаслык булып урын алгандыр дип уйлыйбыз. Ә Сабантуйлар киләсе елларда да янә гөрләр, янә әйләнеп кайтыр дигән өметтә калыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International