Элек-электән авылга килен булып төшкән яшь кызлар көрәш батырына сөлге чигә торган булганнар. Шул күңелле традиция бүгенге көнгә кадәр сакланган. Дөрес, хәзер инде сөлге чикмиләр, бүләкләр әзерлиләр. 14 июнь көнне Турай авылында мәдәният хезмәткәрләре бүләк җыю йоласында катнашты.
Узган ел пандемия аркасында уздырмый калгангамы, быел ул аеруча күңелгә якын. Урам буйлап җырлап йөрүчеләр сагындырган. Авыл халкы да, бар эшен ташлап, сөлге җыючыларны көтә. Фотосүрәтләрдән күренгәнчә, халык, вирус хакында онытып, шау-гөр килеп күңел ача. Бездә тагын бер гадәт бар – бүләк җыючыларга ияреп йөргән балаларга кәнфит чәчәләр. Алар шуны җыеп алып, бик шатланалар.