22 июнь-тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Елдагыча балалар белән Песәй авылы уртасында урнашкан обелиск янына җыелдык. Бу көнне Бөек Ватан сугышы, Россия һәм кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш башланды. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әти - бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.