26 нчы июнь- наркоманиягә каршы көрәш көне. Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Песәй мәдәният йорты менә шул хакта "Наркотик- ул агу" дигән темага мәгълүмати сәгать уздырды. Авылыбыз фельдшеры Әлфия Кабирова балаларга бик үтемле итеп, наркотикларның кеше организмына ничек тәэсир итүе, сәламәтлекне ничек какшатуы турында сөйләде. Соңыннан "Наркотикларга — юк дип әйтәбез" дигән темага тренинг үткәрелде. Иң актив балалар билгеләнде, бүләкләр бирелде.