3 нче июль көнне Песәй мәдәният йортында балалар өчен "Туган ягым" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Чарада катнашучылар туган як турындагы шигырьләрне рольләргә бүлеп укыдылар, туган якка багышланган викторинада бик теләп катнаштылар, тәкъдим ителгән җөмләләрне кулланып, шигырь дә иҗат иттеләр, бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр дә уйлап яздылар, чәчәкләр һәм үсемлекләр дөньясына уен формасында сәяхәт тә ясалды.
Балаларның бәхетле балачагы туган як бишегендә тибрәлеп үтсен иде.