Песәй мәдәният йортында эшләп килүче музейның чираттагы кунаклары "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Алар өчен "Чормада сакланган ядкарь" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Күп әйберләр бүгенге көндә кулланыштан төшеп калганнар, балалар өчен ят. Шуңа күрә алар бик кызыксынып күзәттеләр, һәрбер экспонатны тотып карарга тырыштылар. Бигрәк тә, татар халкының киемнәре, көнкүреш әйберләре, бала йоклата торган бишек, хатирәләр саклый торган сандык кызыксыну уятты. Тарих тәгәрмәче балаларны еракка алып керде, үткәннәргә сәяхәттән һәркем канагать калды.