Корбан гаете

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Песәй авылы мәдәният йорты барлык мөселманнарны иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе - Корбан гаете белән котлый.
Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Дини бәйрәмнәр илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итсен. Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын. Корбан бәйрәме һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!
Бүген авылыбыз мәчетендә Корбан ашы үткәрелде. Бәйрәмебездә районыбызнын имам хатибы Ирек хазрәт катнашты һәм авылдашларыбызга, кайткан кунакларга изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук мәчет каршында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар үткәрелде. Соныннан балалар тәм-томнар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International