2021 елның беренче яртысында Татарстан бюджеты 125 млрд. сумга үтәлгән

2021 елның 23 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча республика киңәшмәсе узды. ВКС форматында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.

2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджеты 125 млрд.сум тәшкил итте. Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты салым һәм салым булмаган керемнәр белән 149 млрд. сумга тулыланды. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.

«Республика бюджеты 125,5 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 23,8 млрд. сум акча мобилизацияләнгән. Быел барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлешен үтәү уңай характерлана. Республиканың консолидацияләнгән бюджеты һәм бюджетының пландагы күрсәткечләре — 55% ка, җирле бюджетлар-53% ка үтәлгән", - диелә утырыш материалларында.

Мобилизацияләнгән керемнәр күләме буенча Татарстан ил буенча 7 нче урында тора. Узган ярты елда консолидацияләнгән бюджетны тулыландыруда табышка салым төп роль уйнады, әлеге статья буенча керемнәр 54 млрд сумнан артып китте. Физик затлар кеременә салым казнаны 41 млрд. сумнан артык тулыландырды.

«Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 163,6 млрд.сум тәшкил итте, республика бюджеты чыгымнары — 138,7 млрд. сум, җирле бюджетлар чыгымнары 59,4 млрд. сум күләмендә үтәлде", — диелә киңәшмә материалларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International