26 нчы август көнне Песәй мәдәният йортында Рәсәй киносына багышланган чара уздырылды. Россиядә беренче фильмның премьерасы 1908 елның 15 октябрендә була. Аның озынлыгы нибары 7 минутлык. Шул вакыттан бирле кинематография дөньясы зур үзгәрешләр кичерде. Кайчандыр безнең әти-әниләр тавышсыз, төссез кинолар караган булса, без бүгенге көндә югары сыйфатлы 3D, 4D форматындагы киноларны күрә алабыз. Болар һәм башка бик күп кызыклы мәгълүматлар турында балалар үз ял сәгатендә белә алдылар. Аларга "Син моны беләсеңме?, "Шләпә ни сөйли?" дигән уеннар да бик ошады.