30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан Татар китапханәсендә “Җырлы-моңлы Татарстан” дигән әдәби-музыкаль кунакханә узды.
Бирегә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр җыелды. Китапханәче Гөлназ Хафизова бәйрәм белән котлап, бу көннең тарихи әһәмияте, Татарстан Республикасы символлары, халкыбыз бәйрәмнәре турында сөйләде. Фәния Фаррахова, Гөлниса Евдокимова туган як турында шигырьләрен катнашучылар хозурына җиткерделәр, Земфира Шакирова,Фаилә Ахунҗанова матур җырларын бүләк иттеләр. Катнашучылар горурлык хисләре белән, Татарстаныбызның киләчәге дә өметле булсын, имин булсын дигән теләктәтаралыштылар.
.jpg)
.jpg)