3 нче сентябрь көнне Песәй авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен "Терроризм - замана афәте" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Песәй авылы мәдәният йорты директоры Рафаэль Кабиров балалар белән ничек теракт корбаны булмаска, шикле предметларны ачыклаганда нәрсә эшләргә кирәклеге, үз–үзеңне саклау турында булган сораулар буенча әңгәмә алып барды. Авылыбыз китапханәчесе Рузалия Яраханова Беслан шәһәре мәктәбендә булган бергаепсез меңләгән кешенең гомерен өзгән, газап һәм тилмерүләр китергән рәхимсез вакыйга турында сөйләде. Чара ахырында балаларга «Терроризмга юл юк» дигән видеоролик күрсәтелде.