Менделеевскида җылылык кайчан биреләчәк?

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген иртәнге киңәшмәдә Менделеевск районы буенча җылылык бирү мәсьәләсе каралды.

Нәтиҗәдә, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм социаль объектлар буенча дүшәмбе, 13 сентябрьдә җылылык бирү турында Карар кабул ителде.

Күпфатирлы торак йортларда җылыту системасын 15 сентябрьгә эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International