Татар такаш мәдәният йортында өлкәннәр декадасына багышланган "Яшәгез сез көлеп кенә,дөньядан ямь табып кына" дип исемләнгән концерт программасы үтте. Әби-бабайлар өстәл артында сыйланып кына утырмадылар, аралаштылар, күптән күрешмәгән авылдашларының хәлләрен белештеләр. Күңелсезләнеп торырга ара бер дә булмады.Гөлләрем ансамбль кызлары да алар өчен концерт программасы әзерләделәр.
Кечкенә генә игътибардан да күңел була, диләр. Татар тәкәш өлкәннәренең дә үзләренә күрсәткән хөрмәттән күзләре шатлык белән тулды.