Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең 1 сыйныф укучылары белән китапханә дәресе уздырылды. (Укытучылары: Муллахмәтова Л.Т.)
Китапханәче Гөлназ Хафизова балаларны китаплар иленә дәшеп, язылу кагыйдәләре, татарча һәм русча матур китап-журналлар белән таныштырды. Укучылар китапханәнең иң зур, ин кечкенә һ.б басмаларын кызыксынып карадылар, “Китап ни ярата”, “Әкият геройларын таны” уеннарын уйнадылар, Й.Шәрәпованың “Ялкау тел” китабыннан шигырьләр тыңладылар. Балалар бик канәгать булып, китаплар иленә кабат килергә теләк белдерделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)