"Авылым тарихы"

2021 елның 17 сентябре, җомга

14 нче сентябрь көнне балалар өчен "Авылым тарихы" дигән темага мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Музейны куп еллар тарих укытучысы Наил Тимербаев житәкли. Ул укучыларга һәрбер экспонат турында җентекләп сөйләде. Балалар татар халкының гореф-гадәтләре, бугенге көнкүрештә файдаланмаган күп кенә әйберләр турында мәгълүмат белән таныштылар. Экскурсия барышында балалар үзләренең сорауларын бирделәр. Яшь буынның авылыбыз тарихы белән кызыксынулары бигрәк тә сөендерде. Юкка гына әйтмиләр бит: "Тарихын белгән кешенең киләчәге бар". Соңыннан балаларнын блиц-сорау формасында музейлар турындагы белемнәре дә тикшерелде. Очрашу файдалы һәм күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International