"Илһам-моң чишмәсе"

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Туган телләр елына карата Песәй мәдәният йортында күп кенә чаралар уздырыла.22 нче сентябрь көнне татар халкының бөек шәхесе, музыка, җыр сәнгатенә нигез салучы Илһам Шакиров турында "Илһам-моң чишмәсе" дип исемләнгән әдәби сәхифә үткәрелде. Балаларга җырчы тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирелде, аңа багышланган видеоязма каралды, беркемне дә битараф калдырмый торган "Идел буе каеннары", Ай, былбылым", "Чыгарсыңмы каршы алырга" кебек популяр җырлары тыңланды. Балалар өчен "Күренекле шәхесләр" сәхифәсен алга таба да дәвам итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International