ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2021 ел
җомга

Сәйтәк авыл китапханәсе клуб белән берлектә «керәшен жорты» музеенда «керәшеннәрнең көнкүреше»дип исемләнгән кызыклы һәм танып-белү фольклор дәрес үткәрде.

7 нче “Алтын балык” (татар теле тәрбиячесе Ганиева Г.Р.) бакчасының өлкән төркеменә йөрүче сабыйлары Татар китапханәсе белән танышты.

Яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлар… Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр! Һәрбер хатын-кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап безнең тормышыбызга ямь биреп торалар алар. Камай авылы каршында эшләп килүче “Диләфрүз”түгәрәгенә йөрүчеләр белән уздырылган   тематик кичә «Хатын-кызның күрке – яулык» дип аталды.

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.

7 нче апрель –Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Укучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан, Камай авылы мәктәбендә “Сәламәтлек илен эзләп” исемле уен-сәяхәт уздырылды.

Енабердинск балалар бакчасына нәниләр янына кунакка Доктор Айболит /китапханәче Степанова В.С./ килгән.

Тихоново авыл китапханәсе ФАП хезмәткәре Якупова Ләйсән белән берлектә Тихоново урта мәктәбендә өлкән сыйныф кызлары өчен «Үсә торган кыз серләре»дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрделәр.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин чираттагы милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарны видео аша кабул итте.

Иске Гришкино авыл китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә “Неболейка янында кунакта” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International