ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Апрель ае башында Тойма мәдәният йортында көлке көненә карата «Апрель мәзәге» дип аталган күңел ачу кичәсе узды.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте

3 апрель көнне Турай мәдәният йортында авылыбызның үзешчән артистлары катнашында “Яшьлегемә кайтам әле” дип аталган концерт булып үтте.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте

Халыкара кошлар көне кысаларында 3 апрель көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Безнең канатлы дусларыбыз” дигән викторина үткәрелде.

4 апрель көнне Енабердино мәдәният йортында китап көненә багышланган чара узды.

3 апрель көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле викторина үткәрделәр.

Быелгы "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында республикабызның 7 районыннан җыелган Псәй мәдәният хезмәткәрләре "Дуслык күпере" дигән концерт программасы белән Алексеевский районы Коры Көрнәле авылында чыгыш ясадылар.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте

1930 елның 6 апрелендә 91 ел элек Кызыл Йолдыз ордены булдырылган - Бөек Ватан сугышының иң массакүләм бүләкләренең берсе

Ел саен, 2 апрельдә бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бәйрәм көне очраклы сайланмаган - бу көнне Даниянең бөек әкиятчесе Г.Х.Андерсен туган. Кечкенәдән барыбызга да аның әкиятләре билгеле. Ул балалар өчен махсус китаплар яза башлаган беренче кеше иде. Һәм әле дә ул танылган әкиятче булып кала бирә. 2 апрель көнне Песәй авыл китапханәсендә балалар өчен Г.Х.Андерсен иҗаты буенча "Угадай сказку" исемле әдәби викторина үткәрелде.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Мәдәният сараенда ансамбль укучылары, узган елларны тәмамлаучылар һәм чакырылган артистлар чыгыш ясады.

Менделеевск спортчылары 2007-2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Төмән СК Кубогында катнаштылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International