ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 27 ноябреннән 29 ноябренә кадәр Кама Аланы 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булды.

2020 елның 26 ноябреннән 4 декабренә кадәр «СТОПВИЧСПИД» Aкциясе кысаларында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линия үткәрә. Акция Халыкара СПИД белән көрәш көненә багышланган һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга һәм халыкка бу авыру турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.

2020 елның 1 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

26 ноябрь көнне Тат.Чаллы авылы Мәдәният йорты фойесында “Әни - минем башлангычым” дигән чара узды. Чарада әни, әби-бабайлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Әлеге чараны оештыручылар - китапханәче Е.Б.Шишова һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Тихоновск авыл китапханәсендә «Кызыксынып уку» әдәби сәгате үткәрелде.

24еннән 26 ноябрьгә кадәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Безнең яраткан Кыш Бабай» танып-белү-уен программасына чакырдылар. 7 нче балалар бакчасының өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләр Шәмсетдинова А.Ф., Кузнецова Н.Л., Минеева Д.И., Әхмәтов И.Ю., Малыхина С.Н., Бузанова Р.Р.), ә бу 229 мәктәпкәчә балалар китапханәдә күңелле итеп вакытны үткәрделәр.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителде һәм ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.

Алдагы вакыйга уңаеннан безнең районда коррупция турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру башлана, ул 2020 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

3 декабрьдә "Яшьлек" мәдәният йортында 11 сәгатьтә "Звезду за стингер" документаль фильмын күрсәтү булачак. Ветераннарны, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, шәһәр һәм район халкын чакырабыз. Керү ирекле.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Кадастр палатасы белән берлектә дәүләт кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Сезнең игътибарыгызга әлеге темага иң актуаль сорауларның һәм җавапларның кайберләрен тәкъдим итәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International