Алданрак картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләнгәндә, иминият стажының һәм (яисә) тиешле эш төрләрендә стажның кирәкле дәвамлылыгы булу таләпләреннән тыш, 30дан да ким булмаган күләмдә шәхси пенсия коэффициенты күләмен таләп итү каралган.
Ике истәлекле датага – 23 февральгә һәм 8 Мартка багышланган бәйрәм концерты Ватанны саклаучылар көненә һәм киләсе халыкара хатын – кызлар көненә искиткеч бүләк булды.
Һәрвакыттагыча, гомуми белем бирү мәктәпләрен тәмамлаучылар һәм аларның ата – аналары арасында егет яки кызга кая керергә, кайда укуны дәвам итү яхшырак һәм дәрәҗәлерәк, кайсы югары уку йортында хәрби яки гражданлык сыйфатлырак белем бирә һәм теге яки бу югары уку йортын тәмамлаганнан соң чыгарылыш укучыларының киләчәк перспективалары нинди дигән тема буенча фикер алышулар бара.
Балалар ышаныч телефоны балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә тормышның аеруча авыр чорларында ярдәм итүнең мөһим коралы булып тора.
2023 елның 9 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
төнлә һәм иртән буран вакытында күз күреме 1-2 км кадәр начарлана
юеш кар яву;
көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 м га кадәр көчле җил
юлларда кар боткасы, урыны белән бозлавык.
«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын сайлаган үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте өчен ирекле иминият кертемнәре түли ала. Бу очракта түләү чоры иминият стажына исәпкә алына һәм пенсия коэффициентлары исәпләнә.
Менделеевск районында Бердәм пособиегә гаризалар кабул итү дәвам итә. Яңа ярдәм чарасы ата – аналар өчен 3 яшькә кадәрге беренче һәм өченче балаларга, шулай ук 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге түләүләрне берләштерә.
Ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр 2023 елның апрелендә март ае өчен күчереләчәк.
Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) бүлеге искәртә: мәҗбүри автомобильләрне иминиятләштерү турындагы закон нигезендә инвалидлар, үзләренә билгеләнгән төркемнән бәйсез рәвештә, ОСАГО полисы буенча түләнгән премиянең 50% күләмендә компенсация ала ала.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 2 октябрендәге 10151 номерлы карары белән расланган иминият пенсияләрен билгеләү өчен иминият стажын исәпләү һәм раслау кагыйдәләренә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 14 ноябрендәге 2055 номерлы карары белән үзгәрешләр кертелде,