ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Менделеевск районы башкарма комитеты һәм район оешмалары, әтисе Илдар Геннадьевич Беляев вафат булу сәбәпле, район җитәкчесе Радмир Беляевның тирән кайгысын уртаклашалар

2022 елның 12 июленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы саклана (4 класс).

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 12 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән   кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/с, көндез урыны белән боз булуы көтелә (Казанда көндез)

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документ әйләнеше – хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулына күчәргә чакыра. Бүген электрон документ әйләнеше тагын да үтемлерәк булды, чөнки хәзер квалификацияле электрон имзаны (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.

Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) искә төшерә: РПФ клиент хезмәтләренең кайнар линияләренә шалтырату вакытында кодлы сүз кулланырга мөмкин.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Халыкара социаль тәэмин итү оешмасы (МАСО) Россия Пенсия фондын «Электрон хезмәт кенәгәсе» проекты өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы май башында социаль өлкәдә алдынгы тәҗрибәләр халыкара конкурсы кысаларында узды.

Ана капиталы программасы 2007 елдан 2026 елга кадәр икенче бала (яки өченче бала яки аннан соңгы балалар) туганда, яисә, әгәр икенче бала туганда (уллыкка алынганда) бу акчаларны алу хокукы рәсмиләштерелмәгән булса) йә 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туган (уллыкка алынган) очракта, гамәлдә була.

8 июль көнне Яшел Үзән шәһәрендә славян мәдәнияте бәйрәме "Иван Купала" узды, анда Ижевка авыл мәдәният йортының "Кураж" рус җырының оригиналь Жанры коллективы чакырылган иде.

Ижевка авыл мәдәният йортында әлеге бәйрәм уңаеннан "Гаилә фотосы өчен рамка" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.

Хөрмәтле Радмир Илдар улы!

Вакытсыз югалту сәбәпле,  «Аммоний» АҖ, «Менделеевсказот» ҖЧҖ коллективы бу авыр вакытта  чын күңелдән Сезнең кайгыгызны уртаклашабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International