ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

12 апрель көнне Монай балалар бакчасында китапханәче Ахмедова Н. В. тәрбияче Красильникова С. М. белән берлектә космонавтика көненә багышланган «Космосны буйсындыручылар» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде.

12 апрель көнне Турай авылы китапханәсе үзенең яшь укучылары өчен «җирдән айга кадәр " дип исемләнгән уен рәвешендә сәяхәт үткәрде.

Балалар китапханәсе «Космоска юл китапханәдә башлана»дигән китап күргәзмәсе  оештырды.

13 апрель көнне Үзәк китапханәдә 6-7 сыйныф укучылары өчен «Авырлык югалу хәләтендәге тормыш» дигән танып-белү сәгате үткәрелде.

8 нче апрельдә "Дөрешкәй" театр коллективы Тойгуҗа авылында икенче тапкыр "Балакаем" спектаклен күрсәтте, анда Мәскәү, Яр Чаллы, Алабуга, Иске Ерыклы, Камай, Татар авыллары тамашачылары килгән иде. Әлбәттә инде, Менделеевск шәһәреннән һәм Татар Тәкәше авылыннан

Бөтендөнья сәламәтлек көне - үзенең сәламәтлеге турында кайгыртуга һәм төрле авыруларны профилактикалауга багышланган бәйрәм. Бу бәйрәм балаларны спорт яки физкультура белән актив шөгыльләнүгә этәрергә тиеш.

Район җитәкчесе Радмир Беляев команда белән бергә «Карповец» территориаль иҗтимагый үзидарәсе территориясен карап чыкты, халык җыенында күтәрелгән проблемалы урыннарны тикшерде.


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

13 апрель көнне Камай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре космонавтика көне уңаеннан "Мин һәм космос"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.

12 апрельдә «Аммоний» АҖ хезмәт коллективы конференциясе булып узды, анда 2021 ел өчен күмәк шартнамәнең үтәлешенә йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләрне билгеләүнең гаризасыз тәртибе эшли башлады. Пенсия һәм аңа социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, федераль инвалидлар реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә, гражданны Пенсия фондына раслаучы документларны тапшырмыйча, инвалид дип таныганнан соң билгеләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International