ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

14-15 гыйнвар көннәрендә С.П.Титов исемендәге "Катыргы кәгазь комбинаты"  ЯАҖ призына кикбоксинг буенча V Республика турниры узды.Ярышларда Татарстан Республикасының 14 шәһәреннән һәм районыннан 110 спортчы катнашты. Турнирның судьялар бригадасын Бөтенроссия категорияле судьясы, кикбоксинг буенча Россиянең спорт мастеры Сергей Осипов җитәкләде.

2022 елның 15 гыйнварында Алабуга шәһәрендә «Татарстанның бадминтон өметләре»дип аталган беренче этапның зона туры узды. Ярышта тренер Шәйхулова Т. А. җитәкчелегендә «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

"Ушковлар утравы"нда чуму өчен урыннар әзерлиләр


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Татар китапханәсе  хезмәткәре Хафизова Г.Р. 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидуллина Э.Г. белән берлектә, 7 “Б” сыйныф укучылары белән әдәби сәгать уздырды.

Монай авыл китапханәсе укучылары рус язучысы, публицист Михаил Евграфович Салтыков-Щедринга багышланган «Сатираның кыю хакиме» дип исемләнгән әдәби сәгатьтә катнаштылар.

15 гыйнвар көнне Сәйтәк авыл клубы балалар һәм өлкәннәр өчен чана шуулар оештырды.

16 гыйнвар көнне Сәйтәк авыл клубында Кар Бабайның туган көненә багышланган «Борын  урынына кишер " дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрелде.

15 гыйнвар көнне Тойма авыл мәдәният йортында "Кышкы бизәкләр"дип исемләнгән фотокүргәзмә узды.

14 гыйнвар көнне Тойма мәдәният йортында "Искечә Яңа елда"  80 нче еллар дискотекасы булып узды.

2022 елның 18 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны  белән:
- буран, буран  вакытында күз күреме 1-2 км га кадәр начарлана;

- көчле җил 15-18 м/с (Казан шәһәрендә - 15-17 м/с) 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International