ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2021 ел
җомга

Бүген район җитәкчесе Радмир Беляев Менделеевск делегациясе белән "Алабуга Политех"инженер көллиятендә булды.

Балалар китапханәсе 1 нче мәктәпнең 7 «Г» сыйныф укучылары (Моисеева А.Г.) өчен Рувим Фраерманның « Кыргый эт Динго» китабы буенча «Тормыш та, күз яшьләре дә, мәхәббәт тә...» дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрде.

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 10 декабрь көнне Песәй мәктәбендә 6 сыйныф укучылары өчен Песәй китапханәсе китапханәчесе Рузалия Рахманова "әкиятләрдә Коррупция"дип исемләнгән хокук дәресе үткәрде.

Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән  Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган мәгълүмати сәгать уздырылды. (Укытучылары Әминова Г.Ф.)

Камай мәктәбендә «Коррупция-ул явызлык, аны булдырмыйк!»исемле әңгәмә узды

Иске Гришкин авыл китапханәсендә инвалидлар декадасы кысаларында «Игелек тамчысы белән күңелне җылытабыз»акциясе узды.

Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Россиянең М. Горький исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сибгат Хәкимнең  һәм шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе,  фронтовик әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары өчен “Почет билгесе“, Халыклар дуслыгы орденнары иясе Зәки Нуриның тууларына  110 ел тулу уңаеннан  “Ил уллары – чордашлар, фронтовиклар “ дип аталган  шигъри альманах үткәрелде.

9 декабрь көнне Тойма мәдәният йортында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган мәгълүмат сәгате узды.

Тиздән безгә иң яраткан бәйрәмебез-Яңа ел киләчәк. Ижевка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Яңа елны бәйрәм итү тарихыннан" дигән темага сәяхәт-әңгәмә үткәрделәр, мәдәният йорты янында чыршылар ясадылар.

Татар китапханәсендә, инвалидлар атналыгы кысаларында, “Көчле рухлылар – бәхеткә лаек” дигән күргәзмә янында әңгәмә уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International