ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2 сентябрь Тат. Чаллы авыл китапханәсе «Кулда китап – 2021» халыкара акциясендә катнашты.

27 августта, Арча үзәк стадионында, #әдәбимарафон, #авылымгүзәллеге, #сәламәтиртә марафоннары финалистлары катнашында, беренче тапкыр Әдәби Сабан туе узды. Әлеге чарада абруйлы язучы-шагыйрьләр, галимнәр, республиканың танылган артистлары катнашты. Әдәби Сабан туе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Г.Тукайның 135 еллыгына багышланды. Төп оештыручысы - #әдәбимарафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды һәм Белем.ру компанияләре директорыГатауллин Раил Мәүлет улы.

1 сентябрь көнне Енабердино авыл китапханәсе үзенең яраткан укучыларын, ата-аналарны, балаларны һәм педагогларны бик теләп чакырды. Белем көне уңаеннан "Күңелле кыңгырау чынлавы" дигән күңелле викторина узды.

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. 1нче сентябрь көнне Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән котлады.

1 сентябрьдә Белем көне – уку елы башлану билгеләп үтелә. Бу көнне мәктәпләрдә тантаналы линейкалар уза, матур мәктәп укучылары укытучыларга чәчәкләр бүләк итә, ә беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырый. Тат. Чаллы авыл китапханәсе дә 2 һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен зур булмаган бәйрәм оештырырга булдылар һәм «Белем дөньясын китап ача» дип исемләнгән танып-белү сәгате әзерләделәр.

Тантаналы линейка - укучылар тормышында төп вакыйга. Бигрәк тә Белем көнендә, мәктәп кыңгыравы яңа уку елы башлану турында хәбәр иткәндә.

Менделеевск районы прокуратурасы җирле 30 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул РФ ҖК 213 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.

2021 елның 3 сентябрендә иртән һәм көндез урыны белән Татарстан Республикасы буенча явым-төшем көтелә: көчле яңгыр, яшен, көчле җил 15-20 м/с тизлектә; Казанда көчле җил 17 м/с ка кадәр җитәчәк.

Песәй урта мәктәбендә бәйрәмгә багышланган чара уткэрелде. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте

1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Юлның бер өлешен 4 көнгә ябачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International