ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Тойма авылы китапханәсендә китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә «Татар халык киемнәре» исемле танып белү сәгате уздырдылар.

22 мартта Бөтендөнья су көне билгеләп үтелә. Укучыларны су турында белемнәрен арттыру, суга сакчыл караш тәрбияләү максатында авыл китапханәчесе Галимуллина Г. М. һәм биология укытучысы Ахунова В. М. Камай мәктәбендә викторина үткәрделәр “Сез су турында ишеттегезме? Бар җирдә дә сөйлиләр!


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

22 март көнне "Юность" мәдәният йортында Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. Аны район башлыгы Валерия Чершинцева үткәрде.

2021 елның 19-20 мартында Казан шәһәрендә «Татарстанның бадминтон өметләре-2021»яшүсмерләр турнирының 2 этабы узды.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 23 мартында төнлә һәм иртән урыны белән буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начарлана, бозлавык; юлларда көчле бозлавык.

Тихоново авыл китапханәсендә «Әкиятләр дөньясына сәяхәт»дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

21 март – Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Татар китапханәсендә 7 нче бакча балалары белән экологик сәгатьләр уздырылды.

20 март көнне Турай авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Турай урта мәктәбе” МББУ башлангыч сыйныф укучылары белән “Урман - безнең байлык!” экология сәгате үткәрделәр.

Халыкара Урманнар көне уңаеннан Тойгуҗа авылы китапханәсе “Урманнар планетабызның яшел корылмасы” дип аталган әңгәмә үткәрде.

Татар китапханәсендә җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары  оешмасына йөрүчеләр җыелды. Алар гарәп теле графикасын өйрәнеп, уку-язу күнекмәләре алалар. Боларга өстәп, кул эшләре белән дә шөгыльләнеп, намазлык чигәргә алындылар. Бергә-бергә укуы да, эшләве дә күңелле. Халкыбызның күңел бизәкләрен барлау, югалтмау, яшь буынга җиткерү бик мөһим!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International