22 апрель көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф (укытучылары Әминова Г.Ф.), 2нче сыйныф (укытучылары Хөсәенова З.Р.) укучылары Г.Тукай көннәрен ачып җибәрделәр.
ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан безгә Ахкиямова Тәслимә доклад эзерләде, республикабызның төзелүе, аның бүгенге көнгә кадәр үсеше белән таныштырды, элекке фотоларны күрсәтте, герб ,флаг турында сөйләп үтте.
15 май көнне 10.30 һәм 13.00 сәгатьтә С.Гассар ис. Мәдәният сарае А. Ахунов ис. халык театры "Настя әкияттә кунакта " спектаклен карарга чакыра. Билет бәясе балаларга -50 сум, өлкәннәргә - 100 сум. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.
04 май көнне 16.00 сәгатьтә С.Гассар ис. Мәдәният сарае РФнең атказанган халык иҗаты коллективы "Шаян" “Планетада барлык балаларга тынычлык! " дигән отчет концертына чакыра.!” Билет бәясе-250 сум. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.
26 апрель көнне 18.00 сәгатьтә С.Гассар ис. Мәдәният сарае "Ля-Ля-Фа” балалар вокаль- эстрада студиясе “Безнең Җыр, очсын! " отчет концертына чакыра. Билет бәясе балаларга -100 сум, өлкәннәргә - 150 сум. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.
19 апрель көнне Сәйтәк авылы клубында Җирле үзидарә көне уңаеннан очрашу булды.
21 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә «бию вихре»Ачык Республика хореография сәнгате конкурсының 2 нче туры узды. "Шатлык» хореография ансамбле (җит. Хөрмәтуллина Н. Ә., Смирнова Д. С.) балалар сәнгать мәктәбе уңышлы чыгыш ясады һәм призлы урыннар яулады.
19 апрель көнне «Бөтен дөнья театр" исеме астында Турай авылы китапханәсендә «Библиотөн» акциясе узды. Акциянең темасы очраклыгына сайланмаган - 2019-театр елы.
21 нче апрельдə Тойма авылы китапханәсендә китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә балалар өчен «Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз» дип исемлəнгəн танып-белү сəгате уздырдылар.
19 апрель кичендә Бәзәкә авылы китапхәнәсе Бөтенроссия “Китапханә киче -2019” акциясенә кушылды. Бу кичтә Театр елына багышланган “Сихри сәхнә серләре” исемле интеллектуаль уен үткәрелде.