ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2026 ел
сишәмбе

Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.

Хөкүмәтнең керемнәре аз гына арткан күпбалалы гаиләләр өчен пособиегә хокукны саклап кала торган яңа проектына туры китереп,  Россия Социаль  фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе өч һәм аннан да күбрәк баласы булган барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерәчәк. Алар быел түләүне озайтуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр, әмма гаилә керемнәре аз гына артып китү сәбәпле кире кагылганнар.

           Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта  картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга  мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.

Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе  генә түгел,  фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял  белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме  аена 10 669,64 сум тәшкил итә.

          Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.


18
май, 2026 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) булу турында кисәтү килде.

Бүген администрациядә район Башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә эшлекле дүшәмбе узды.

Тхэквондо буенча «Tiger Cup» ачык өлкә ярышлары 15-16 май көннәрендә Ульяновскида узды.

15 майда Казанда С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында  «Звезды из завтра» республика иҗат программасының гала-концерты булды. Программаны гамәлгә ашыру "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты бурычына туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International