ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм пособие ата – аналар өчен 3 яшькә кадәрге беренче һәм өченче балага, шулай ук 3 яшьтән 8 яшькә кадәр һәм 8дән 17 яшькә кадәр булган берничә түләүне берләштерә. Шул рәвешле түләү кагыйдәләре берләштерелә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм, бербөтен системасы тәэмин ителә.

400-ФЗ номерлы Федераль закон нормалары нигезендә пенсияне ышанычнамә буенча китерү каралган. Шул ук вакытта, ышанычнамәнең гамәлдә булу срогы бер елдан артып киткән очракта, пенсия пенсионерның пенсия алу урыны буенча теркәлү фактын ел саен раславы шарты белән, ышанычнамәнең гамәлдә булу срогы дәвамында түләнә.

​«Сәламәтлек саклауның дәүләт һәм муниципаль системасына керүче һәм мәҗбүри медицина иминиятенең база программасында йә мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программаларында катнашучы медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләренә өстәмә дәүләт социаль ярдәме турында» 2022 елның 31 декабрендәге 2568 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә мәҗбүри медицина иминиятенең база программасын гамәлгә ашыруда катнашучы медицина оешмалары медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләренә махсус социаль түләү каралган.

Дәүләт Думасы беренче укылышта яңа территорияләрне интеграцияләү буенча закон проектлары пакетын кабул итте, ул яшәү минимумы күләмен билгеләү, пенсияләр, хастаханә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, ветераннар, инвалидлар һәм башка категория гражданнарга ярдәм күрсәтү тәртибен билгели.


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Иминлек - бала үсә һәм тәрбияләнә торган мохитне тәшкил итә торган мәҗбүри шартларның берсе. Мәктәпкәчә яшьтәге чорда бала өчен иң мөһим бурычларның берсе - өлкәннәр дөньясында тормыш кагыйдәләренә өйрәнү. Юлда, транспортта үз-үзеңне дөрес тоту тормышны саклауның төп шарты булып тора.

2022 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт җир инспекторлары 575 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 560 очрагы ачыкланган, шуңа бәйле рәвештә хокук бозуларны бетерү турында 528 күрсәтмә бирелгән, шулай ук 5 млн сумнан артык штраф салынган.

Россия Федерациясе Су кодексының 65 статьясының 1 өлеше нигезендә су саклау зоналары булып диңгез, елгалар, инешләр, каналлар, күлләр, сусаклагычлар яр буе линиясенә (су объекты чикләрендә) тоташкан һәм аларда күрсәтелгән су объектларының пычрануын, чүпләнүен, ләм утыруын, суларын агызуын булдырмау, шулай ук су биологик ресурсларының һәм хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының башка объектларының яшәү тирәлеген саклау максатларында хуҗалык һәм башка эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимы билгеләнә торган территорияләр тора.

Россия Федерациясе Җир кодексының 39.8 статьясындагы 4 пункты нигезендә дәүләт яисә муниципаль милектә булган һәм гомуми файдаланудагы су объектының яр буе полосасы чикләрендә урнашкан җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтеп керүен тәэмин итү шарты белән төзелә.

4 февральдә Казанда ММАның  катнаш сугышчан  көрәш буенча  Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International