Очрашу 4 мәктәп базасында узды.
Балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котларга район башлыгы Радмир Беляев, район прокуроры Ришат Шакиров, Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Менделеевск районы бүлеге башлыгы - Пермяков Дмитрий, Чаллы шәһәренең «Игелекле йөрәкләр» хәйрия төркеме, пенсионерлар Советы (ветераннар) килде.
Район башлыгы Радмир Беляев халыкны, газ тоташтыручыларны мөһим вакыйга белән котлады.
Менделеевск районында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңа фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды.
28 декабрьдә Азнакай шәһәрендә Кыш Бабай призына егетләр арасында бокс буенча район турниры узды.
2022 елның 29 декабрендә "Фаворит" АСМ Кыш Бабай призына конкур буенча ярышлар узды. 50 см биеклектәге маршрутта беренче урынны Тураева Юлия Калифорния кушаматлы атта алды,Калифа кушаматлы атта Шаһапова Сабина икенче булды, Калифорния кушаматлы атта Салиева Эвелина өчлекне төгәлләде.
Сораштыруга сылтаманы монда табып була.
2022 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:
- төнлә һәм көндез күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк;
- көндез урыны белән кар ява, юлларда кар көртләре барлыкка килә.
Клиентларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан ТР Менделеевск районында клиент хезмәте 2023 елның 4 гыйнварында 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр белгеч кизү торуын оештыра, ул җирләүгә социаль пособие түләү мәсьәләләре буенча кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанда яшәүчеләргә, гадәттәгечә, декабрь аенда балаларга һәм йөкле хатын-кызларга айлык түләүләрне вакытыннан алда түләячәкләр. Алданрак түләү кредит учреждениеләре аша ярдәм чаралары алган гражданнарга күчереләчәк.