ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

26 июнь көнне Тойма мәдәният йортында "Тормыш һәрчак булсын" дигән күңел ачу программасы узды.

Безнең һәркайсыбызга гомер бәһасез бүләк - яшьлек бүләк итә. 25 июньдә, барлык авылдашларны да искиткеч бәйрәм - Яшьләр көне берләштерде. Яшьләр көне - яшьлек, оптимизм, дәрт бәйрәме. Безнең яшьләребез - кешелекнең менә дигән, иң хәрәкәтчән отряды.  Татар Чаллысы янындагы мәйданда. мәдәният йорты яшьләр өчен “Эх.яшьләр!” дигән мавыктыргыч программа уздырды.

25 июнь көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Диңгез көймәләре" дип исемләнгән күргәзмә үткәрелде.

25 июнь көнне Енабердино Мәдәният йортында өстәл уеннары яратучылар турниры булып узды.

26 июнь көнне Енабердино мәдәният йортында суда куркынычсызлык буенча танып-белү-күңел ачу чарасы булып узды.

26 июнь көнне Ижевка мәдәният йортында Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында " Мин тормышны сайлыйм!" акциясе уздырдылар.

25 июнь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында "Сабын куыклары җибәрү көне"үткәрелде.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина  Менделеевск районы чыгарылыш укучылары катнашында узган «Чыгарылыш балы – 2022» гомумрайон чарасында хөрмәтле кунак булды.

КФУның Яр Чаллы институтының инжиниринг үзәгендә «алдынгы инженер мәктәбе»ачылды.


26
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2022 елның 27 июнендә көндез һәм кич урыны белән яшен, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин, боз булуы ихтимал.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International